Татарстанда «Тикшерелгән бизнес» интернет-порталы эшли

2023 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Бизнеска законнарның гамәлдәге таләпләре турында оператив мәгълүмат бирү максатыннан республикада ТР Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы инициативасы буенча төзелгән «Тикшерелгән бизнес» интернет-ресурсы эшли.
Проектның контроль (күзәтчелек) органнары белән үзара бәйләнеше җайга салынган, алар проблемалы мәсьәләләрне җентекләп аңлаталар, типовой бозулар һәм аларны булдырмау ысуллары турында мәгълүмат белән уртаклашалар. Шуның аркасында сайтта https://provbiz.ru/ уникаль файдалы белем базасы җыелган, анда тикшерүләр үтү буенча гамәли киңәшләр бирелгән. Ресурста 1 100 типовой бозу һәм аларны булдырмау ысуллары бар. Шулай ук сайтта эшмәкәрләрнең тормыш хәлләре буенча 3500дән артык сорау-җавап җыелган.
«Тикшерелгән бизнес» Интернет-ресурсы - эшмәкәрләр өчен контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә файдалы белемнәр һәм сервисларның цифрлы платформасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International