Ике ел эчендә Татарстанда "гараж амнистиясе" буенча 10,5 меңнән артык күчемсез милек объекты теркәлгән.Шуларның 5010 гараж билгеләнешендәге объект һәм 5 522 җир кишәрлеге , алар 160 мең кв. метрдан артык мәйданда урнашкан.
Мондый саннарны Татарстан Росреестры «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» гы 79-ФЗ номерлы Федераль закон гамәлгә кергәннән бирле булган мәгълүматларны анализлап китерә. Әлеге күрсәткечләр буенча Татарстан лидер төбәкләргә керә.
Агымдагы елда 4,3 меңнән артык объект – 1754 гараж һәм 2579 җир кишәрлеге рәсмиләштерелгән.
«Хәзерге вакытта республика территориясендә» гараж амнистиясе " турындагы законны гамәлгә ашыру механизмы яхшы эшләнгән. Моның өчен Татарстан Росреестры региональ һәм муниципаль хакимият органнары белән даими рәвештә системалы эш алып баруны һәм гражданнарга консультация бирүне дәвам итә.",- дип хәбәр итте Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.
Исегезгә төшерәбез, "гараж амнистиясе " гражданнарга 2026 елның 1 сентябренә кадәр гадиләштерелгән тәртиптә гараж объектларына һәм алар урнашкан җир кишәрлекләренә хокукларны рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә. Әлеге объектлар 2004 елның 30 декабренә кадәр, ягъни РФ Шәһәр төзелеше кодексы үз көченә кергәнче төзелгән, капиталь булырга, фундаметы булырга һәм җиргә ныгытып урнаштырырлган булырга, шулай ук бер каттан артык булмаска тиеш. Күпкатлы йортлар һәм офис комплекслары янындагы җир асты гаражлары «гараж амнистиясе» нә керми.
Гараж һәм аның астындагы җир кишәрлеген бушлай милеккә рәсмиләштерү өчен, гражданнарга гараж астындагы участокны бирү турында гариза белән җирле үзидарә органына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Казанда-район администрацияләре, республика районнарында - җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре Палаталары. Гаризага гаражны үзләштерү фактын раслаучы документ (гараж кооперативында пай түләү турында документ, гаражны бүлү турында карар һ.б.) теркәлә. Шулай ук җир участогының чикләү планы һәм гаражның техник планы кирәк булачак, аларны әзерләүдә кадастр инженеры ярдәм итәчәк.