Мамадышлыларны газ белән тәэмин итү вакытлыча туктатылып тору турында кисәттеләр

2023 елның 1 сентябре, җомга

Мамадышлыларны газ белән тәэмин итү вакытлыча туктатылып тору турында кисәттеләр . 2023 елның 4 сентябрендә иртәнге 8,00 сәг. 22.00 сәг. кадәр  Түбән Яке авылында газны сүндереп тору турында кисәтәләр. 2023 елның 14 сентябрендә Мамадыш, Түбән Яке, Түбән Сон, Кама урман хуҗалыгында газ булмаска мөмкин. Бу вакытлыча, ремонт эшләренә бәйле.

Башкарма комитттека бирелгән документта 14 сентябрь 8:00 сәгатьтән  алдагы көндә иртәнге 8.00 сәгатькә кадәр вакыт күрсәтелгән. Район башкарма комитеты җаваплы предприятиегә халыкны мондый озак вакытка газсыз калдырмаска һәм ремонт  эшләрен оператив рәвештә башкарып чыгарга киңәш итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International