ТР биоресурслар буенча дәүләт комитеты 5 сентябрьдән кыйммәтле мехлы хайваннарны аулауга рөхсәт алу өчен гаризалар кабул ителә башлавы турында хәбәр итә.
Аучылык белән шөгыльләнүгә рөхсәт алу өчен күпфункцияле үзәккә гариза тапшырырга кирәк. Үзегез белән паспорт, федераль үрнәктәге аучылык билетын алып килегез, рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасы түләү турында квитанция (650 сум), шулай ук дәүләт пошлинасын һәм билгеле очракларда — хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен салым җыемы түләү мөһим. Исегезгә төшерәбез, күпфункцияле үзәкләр ачык аучылык җир-суларында ауларга рөхсәт бирә.
Кондыз һәм сусар өчен җыем ставкасы — 60 сум (1 баш өчен).
Игътибар: күпфункцияле үзәк операторы аша гариза биргәндә, түләүләрне банк картасыннан файдаланып, булган рөхсәт факты буенча башкарырга киңәш ителә.
Ау вакыты: