Район башлыгы Анатолий Иванов шефлыкка алынган гаиләне Белем көне белән котлады

2023 елның 1 сентябре, җомга

Район башлыгы Анатолий Иванов  Белем бәйрәме алдыннан шефлыкка алынган Камаловлар гаиләсендә булды. Социаль челтәрләрдәге шәхси битендә ул  шундый җаваплы бәйрәм алдыннан  бу гаиләне  игътибарсыз калдыра алмавы турында билгеләп үтә. Кунакны күп балалы әни Эльмира, улы һәм дүрт кызы белән каршы алды. Камаловлар гаиләсендә барлыгы 8 бала, иң зур уллары Донбасста махсус хәрби операциядә катнаша.

Анатолий Иванов гаиләнең кече әгъзаларына бүләкләр, рюкзаклар, мәктәп кирәк-яраклары тапшырды, киләчәккә планнары белән кызыксынды, көнкүреш проблемалары турында сорады. Район башлыгын Камаловлар йортында үз туганннары кебек кабул итәләр.

- Күп очракта гаилә проблемалары турында сөйләргә дә кирәкми. Анатолий Петрович аларны инде үзе алдан белә, администрациядән шалтыратып  район башлыгының киләчәге турында зйтәләр, өйдә булуыбызны үтенүләр, - дип сөйли Эльмира Камалова.

 Анатолий Иванов өлкән балаларның кайда булулары белән дәа кызыксынды. Аларның районнан читтә эшләвен белгәч, Мамадышның үзендә берничә мәйданчык барлыгы, анда да  хезмәт хакының   лаеклы булуын билгеләп үтте. Читкә йөреп , юлга  вакытны әрәм итәргә кирәкмәгәнлеген ассызыклап үтте. Саубуллашканда ул балаларга яхшы билгеләренә генә укуларын теләде, түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөрергә тәкъдим итте. 

Исегезгә төшерәбез, район Советы һәм башкарма комитеты, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә барлык күп балалы гаиләләр, шулай ук Махсус хәрби операциядә катнашучыларның  гаиләләре беркетелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International