Мамадышта вакыттыннан алда тавыш бирү башланды

2023 елның 1 сентябре, җомга

“Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында” Федераль законның 65 статьясы, Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 76.1 статьясы нигезендә, тавыш бирү көнендә 2023 елның 10 сентябрендә нигезле сәбәп (отпуск, командировка, хезмәт һәм уку эшчәнлеге режимы, дәүләт һәм иҗтимагый вазыйфалар үтәү, сәламәтлек торышы һәм башка нигезле сәбәпләр) аркасында  яшәү урынында булмасагыз һәм Мамадыш шәһәре, Югары Ушма, Катмыш, Никифорово, Омар, Урманчы авыл җирлекләре депутатларының өстәмә сайлауларында тавыш бирү бинасына килә алмаячак гражданнар өчен вакытыннан алда тавыш бирү мөмкинлеге бирелә.

Территориаль сайлау комиссиясе комиссия бинасында тъбщндщге адрес буенча  вакытыннан алда тавыш бирүне оештыра: Мамадыш шәһ., М.Җәлил ур., 23/33 й., 211 каб.

2023 елның 30 августынна 5 сентябренә кадәр эш көннәрендә 16.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, бәйрәм һәм ял көннәрендә( шимбә, якшәмбе) -  8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр.

Участок сайлау комиссияләрендә вакытыннан алда тавыш бирү вакыты: 2023 елның 6 сентябреннән 9 сентябренә кадәр эш көннәрендә - 16.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, шимбә - 8.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр.

Әгәр сайлаучы җитди сәбәп (авыру, инвалидлык) буенча тавыш бирү көнендә шәхсән үзе тавыш бирү бинасына килә алмаса, аның тавыш бирү бинасыннан читтә тавыш бирү мөмкинлеге тудыру турындагы язма яисә телдән гаризасы участок сайлау комиссиясенә 2023 елның 10 сентябре 14.00 сәгатьтән дә соңга калмыйча тапшырылырга тиеш. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International