Мамадыш районының өч авыл җирлеге республика конкурсында җиңгән өчен хезмәт машиналары алды

2023 елның 29 августы, сишәмбе

Рәис Рөстәм Миңнеханов республика муниципалитетлары арасында узган республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә автомобиль ачкычлары тапшырды. Тантана «Казан Экспо» күргәзмә комплексы каршындагы мәйданчыкта узды.

«Бу җирле үзидарәгә ихтирам күрсәтү. Сезнең эшегез игътибар сорый торган, бик катлаулы һәм сез беркайчан да рәхмәт ишетмисез. Сез бөтен авырлыкларны  үз өстегезгә аласыз: федераль, республика һәм район дәрәҗәләрендәге барлык хаталарны да", - диде Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында. Ул билгеләп үткәнчә, җирлек  халыкка якынрак, һәм Татарстан Хөкүмәте хезмәткәрләрнең мобиль булуын һәм үз эшләреннән канәгать булуын тели.

"Сез моңа лаек. Без сезне якынлашып килүче Республика көне белән котлыйбыз һәм сезгә сәламәтлек, яхшы эш һәм сез хезмәт куя торган территорияләрнең чәчәк атуын телибез ", - дип йомгаклады үзенең чыгышын  Миңнеханов. Смотр-конкурста җиңүчеләргә барлыгы 100 автомобиль тапшырылды, алар арасында 97 Lada Niva Travel һәм 3 Sollers Atlant автобусы да бар.. Конкурсны уздыру чорында муниципалитетларга 3 меңгә якын автомобиль тапшырылды. Быел конкурста Татарстанның барлык муниципаль районнары һәм ике шәһәр округы катнашты. Барлыгы 200 гариза бирелгән, шуларның 100е җиңүче булган. Мамадыш районыннан 3 авыл җирлеге җиңү яулады: Урманчы, Сөн, Яке җирлекләре. Район башлыгы Анатолий Иванов коллегаларын иң беренче булып котлады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International