Август юбилярларга бай ай булды. Бу айда үзләренең 90, 95 яшьлек юбилей көннәрен Мамадыш районының 13 кешесен билгеләп үтте. Аларның берсе - Зур Өске авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Шәмсенур Һадиевага бүген 90 яшь тулды. Авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Сәлахетдинов район җитәкчелеге исеменнән котлау телеграммасын һәм бүләкләр тапшырды. Шәмсенур Һадиева үзенең тормышы турында сөйләгәндә: Туган җиремнән бер кая да китмәдем, шушында гомер итттем, ди. Гомере буе туган авылы Зур Өскедә яши ул.. Башта почтада эшли, аннары колхозда хезмәт куя.. Өлкән яшьтә булуына карамастан, Шәмсенур иҗтимагый тормыш белән кызыксына әле.. Ул үзенә карата игътибар һәм кайгыртучанлык өчен район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Шәмсенур апа, тормышыгыз яхшы истәлекләр белән тулып торсын, ә туганнарыгыз һәм якыннарыгыз һәрвакыт сезнең янда булсын!