Татарстан Росреестры кадастр исәбенә ике тулай торак куйды

2023 елның 29 августы, сишәмбе

Аның берсе Казан шәһәрендә, икенчесе Сабада.

Яңа уку елы алдыннан Татарстанда тулай тораклар кадастр исәбенә куелды. Казанда Четаев урамы, 8 адресы буенча КНИТУ-КАИ студентлары яшәячәк. Байлар Сабасында -аграр көллият укучылары.

Четаев урамындагы студентлар йорты  620 кешегә исәпләнгән. Бу 17 катлы заманча бина, гомуми мәйданы 16,3 мең кв. м. КНИТУ-КАИның хуҗалык эше буенча проректоры Игорь Титов билгеләп үткәнчә,  бүлмәләр ике кешелек.. Блоклардан тора- ике-өч бүлмә, аерым кухня, санузел һәм душ бүлмәсен үз эченә ала. Яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен медицина блогы һәм спорт залы бар. Территориядә шулай ук ял итү һәм студентлар чараларын оештыру өчен ачык мәйданчык каралган.

Саба аграр көллиятенең  тулай торагы гомуми мәйданы 4,6 мең кв.метрдан артык булган яңа  173 кешегә исәпләнгән торак. Колледжда авыл хуҗалыгы техникасын эксплуатацияләү һәм ремонтлау, мәгълүмат системалары һәм программалаштыру, икътисад һәм бухгалтерлык, төзелеш һәм башкалар кебек белгечлекләргә белем алалар.

Татарстан Росреестры әлеге белем бирү учреждениеләре студентларын булачак яңа йортлары белән котлый!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International