КУЭ илкүләм проекты Татарстан эшкуарларына маркетплейсларда эшләү буенча квалификацияләрен күтәрергә ярдәм итәчәк

2023 елның 29 августы, сишәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән маркетплейсларда сатуны арттырырга теләгән Татарстан компанияләре өчен яңа региональ ярдәм чарасын эшләде.

Хезмәт кысаларында популяр сәүдә мәйданчыкларында квалификация күтәрү буенча 4 укыту программасы әзерләнгән: 

- Ozon маркетплейсы белән эшләү буенча аккаунт-менеджер

- Wildberries маркетплейсы белән эшләү буенча аккаунт-менеджер

- Яндекс Маркет маркетплейсы белән эшләү буенча аккаунт-менеджер

- KazanExpress маркетплейсы белән эшләү буенча аккаунт-менеджер.

Белем бирү программасына сайланган маркетплейсның эш үзенчәлекләрен өйрәнү, шәхси кабинетны теркәү, исем һәм тасвирламаны SEO-оптимальләштереп, товар карточкаларын булдыру, маркетплейс белән эшләүнең төп логистик модельләрен өйрәнү, маркетинг инструментларын куллану, эшне автоматлаштыру, эчке аналитика, хисаплар белән эшләү һ.б. керә. 

«Эшкуар укуны үзе үтә яки хезмәткәрен квалификациясен күтәрергә җибәрә ала. Белем бирү курсы 18 сәгатькә исәпләнгән. Уку нәтиҗәләре буенча аттестация үткән катнашучыларга квалификация күтәрү турында дәүләт үрнәгендәге таныклыклар биреләчәк», – дип уртаклашты Линара Борһанова, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды генераль директорының беренче урынбасары – «Минем бизнес» үзәге җитәкчесе.

«Минем бизнес» үзәге белгечләре билгеләп узганча, 2021 елдан бирле 200дән артык эшкуар һәм аларның вәкилләре квалификация күтәрү программасында катнашкан һәм «Минем бизнес» үзәге ярдәме белән электрон коммерциядә беренче адымнарын ясаган. 

Белем бирү программасын Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән эшкуарлар үтә ала. Хезмәттән файдалану өчен МСП.РФ цифрлы платформасында «Региональ ярдәм чаралары» бүлегендә гариза бирергә кирәк. Заявка инструкциясе сылтама буенча урнаштырылган: https://cli.co/JPEK6R2

Төбәктә эшкуарлар өчен булган программа һәм башка хезмәтләр турында тулырак мәгълүматны «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия телефоны аша белергә мөмкин: 8(843)524-90-90.

Исегезгә төшерәбез, ярдәм программалары һәм эшкуарлар өчен бушлай белем бирү программалары «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Татарстанның «Минем бизнес» үзәге базасында гамәлгә ашырыла, аны Президент башлап җибәрде һәм беренче вице-премьер Андрей Белоусов җитәкли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International