Мамадыш районыннан Абдуллиннар гаиләсе Татарстанның иң яхшы гаиләләрен кабул итүдә катнаштылар

2023 елның 28 августы, дүшәмбе

           Казан Кремлендә Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләрен кабул иттеләр. Чара Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән оештырылды. Бу чара Татарстанда инде унынчы тапкыр үткәрелә һәм яхшы традициягә әверелде.

Кунакларга мөрәҗәгать итеп, республика җитәкчесе чарада катнашучыларның илебез гражданнарын тәрбияләү өчен лаеклы үрнәк булуын билгеләп үтте. Чара башында Татарстаннның иң үрнәк гаиләләре турында фильм күрсәтелде.

«Безнең республикада дистәләгән мең матур һәм тату гаилә яши, бу — күпбалалы гаиләләр, тәрбиягә алучы гаиләләр, хезмәт династияләре. Күп парлар алтын һәм бриллиант туйларын билгеләп үткән. Сез ата-ана булуның матур һәм җаваплы хезмәтен — искиткеч балалар тәрбияләүне үз өстегезгә алгансыз. Безнең бурыч — зур ныклы гаиләләрнең традицион гаилә кыйммәтләрен һәм уңай тормыш тәҗрибәсен күрсәтү», — дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

Ул Татарстанда 2023 нче елның Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы булуын, ә Россия буенча Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Педагог һәм остаз елы дип игълан ителүен искәртте. Нәкъ менә гаилә әгъзалары баланы милли мәдәни традицияләр, кыйммәтләр, тел белән таныштыра, ә укытучылар алган белемнәрен киңәйтә һәм тулыландыра.

Безнең районна бу чарада Урта Кирмән авылыннан Абдуллиннар гаиләсе катнашты. Ришат һәм Ләйлә Урта Кирмән авылы мәдәният йортында эшлиләр.Алабугада укыганда танышалар, һәм менә гаилә корып яшәүләренә инде 30 ел узып киткән.Гаиләдә 4 бала. Барысы да тәртипле балалар. бер кызлары әтисе белән әнисе танышкан уку йортында укытучы булып эшли икән. 

_Күп гаиләләр белән таныштык, фикер алыштык. Районыбыз җитәкчелегенә безнең гаиләгә шундый чарада катнашу мөмкинлеге биргән өчен зур рәхмәтләребезне белдерәбез,- ди Ләйлә ханым.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International