Коррекцион мәктәп-интернатта тәрбияләнүчеләргә яңа уку елына бүләкләр тапшырдылар

2023 елның 26 августы, шимбә

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев һәм Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов коррекцион мәктәп-интернатта тәрбияләнүчеләрне Шәһәр көне белән котладылар.  Якынлашып килүче Белем көне уңаеннан 18 укучыга канцелярия товарлары җыелмалары, ә 3 Беренче сыйныф укучысына рюкзаклар тапшырдылар.Бу бүләкләр депутат Марат Галиевтан. Ул Мамадышның туган көнендә шәһәребезнең иң яшь халкын  игътибарсыз калдыра алмавын билгеләп үтте. 

- Мин укытучылар гаиләсендә үстем. Мәктәп сиситемасын бик яхшы беләм. Мамадыш районнында уку-укыту системасын үстерүгә зур игътибар бирелә. Анатолий Петрович сезнең өчен бөтен көчен куеп тырыша. Сездә яңа мәктәп, начар укырга ярамый мондый шартларда!- диде ул укучыларга.

Район башлыгы Анатолий Иванов мәктәпкә шахматлар бүләк итте. Махсус олимпиадада  булган нәтиҗәләрегез белән райныбызның бар халкы горурлана. Яхшы билгеләренә генә укуыгызны телим, - диде ул үзенең чыгышында.

Шул ук вакытта район башлыгы яшьләр белән Мамадыш перспективалары, патриотизм, Украинадагы махсус хәрби операция турында сөйләшү мөмкинлеген дә кулдан ычкындырмады. Ул балаларны иҗатка чакырды һәм киләчәктә дә учреждениегә ярдәм итәргә вәгъдә итте.

Очрашу ахырында район башлыгы меценатларга рәхмәтләрен белдерде:

- Яңа уку елы зур чыгымнар белән бәйле. Ата - аналар хәленә керүегез, балаларыбызны сөендерүегез өчен зур рәхмәт, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International