Мамадышта Шәһәр көне сәламәтлек мөмкинлекләре чиклеләр фестивале белән башланып китте.

2023 елның 26 августы, шимбә

Инвалидлар җәмгыяте әгъзалары җитәкчеләрнең игътибарыннан читтә калмый, алар бу кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен зур көч куялар. Бәйрәм белән аларны Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов һәм Чиләбенең  Металлургия районы башлыгы Сергей Кочетков, инвалидлар җәмгыяте рәисе Наталья Кекишева котлады.

- Зур киртәләргә карамастан, сез җәмгыятькә, бигрәк тә үзегезгә күп авырлыкларны җиңеп чыга алуыгызны исбатладыгыз. Сәламәтлекнең чикле булуы сәләтләрне, талантны, үз-үзеңне күрсәтү омтылышын, актив тормышны чикләүне аңлатмый.

Сезнең күбегез районыбызның иҗтимагый, мәдәни, спорт тормышында актив катнаша. Үзләрен иҗатта күрсәтәләр, район намусын яклыйлар, төрле мәйданчыкларда көч сынашалар, уникаль иҗади сәләтләрен күрсәтәләр. Инвалидлар арасында мондый активистларның тагын да күбрәк булуын  теләр идем,-дип мөрәҗәгать итте фестивальдә катнашучыларга Анатолий Иванов.

Район инвалидлар җәмгыятенең Иң актив әгъзалары һәм төрле дәрәҗәдәге ярышларда аерылып торганнар Мамадыш районы Башлыгының Рәхмәт хатларын алдылар.

Фестиваль программасын җирле артистларның концерт номерлары һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр актив катнашкан үзешчән сәнгать номерлары бизәде.

Шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр төрле спорт ярышларында да көч сынаштылар.Бәйрәм барышында  Фестиваль кунакларын җылы чәй һәм тәмле плов белән сыйладылар.

Мамадыш районында дүрт меңгә якын инвалид яши. Аларга тормыш авырлыкларын җиңәргә, җәмгыятькә тулысынча яраклашырга, үзләренең эчке потенциалын тормышка ашырырга ярдәм итү – безнең  бурычыбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International