Бүген Шәһәр көне уңаеннан Мамадышта физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен зур бәйрәм оештырылды. Казаннан эшмәкәр, "Преображение" проекты җитәкчесе Элина Ваһапова Мамадыш районына балалар һәм аларның әниләре өчен бәйрәм оештыру теләге белән күптән янып йөрүе турында әйтте
- Без берничә ел хәйриячелек белән шөгыльләнәбез. Мамадыш - "Преображение" белән килгән 8 нче район. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, безне шундый ачык йөз белән, зурлап, хөрмәт итеп каршы алган икенче территория.Монда оештыру процессына җаваплылык белән карыйлар, - дип белдерде оештыручы.
Яшьләр үзәгенә бәйрәмнең иң кызган чагында килгән район башлыгы Анатолий Иванов Элина Ваһаповага рәхмәт хаты тапшырды, алга таба да хезмәттәшлек итүгә ышаныч белдерде.
- Кечкенә мамадышлыларны Шәһәр көне белән котлыйм! Безнең балалар - иң акыллы, иң матур балалар, алар - спорт һәм иҗат конкурсларында актив катнашалар, җиңү яулыйлар. һәм безнең балаларыбыз иң яхшы бәйрәмгә лаек. Мин үз командамны, җаваплы җитәкчеләрне бүгенге бәйрәм форматын алаг таба да кулланырга, эшмәкәрләр белән яңа очрашулар оештырырга сорыйм, - диде район башлыгы. "Преображение" "ММД" киңлеген 2 зонага бүлде. Бер төркем балалар аниматорлар компаниясендә күңел ачты, чәй эчтеләр, мастер-классларда катнаштылар, үзләрен кондитер ролендә сынап карадылар. Әниләр өчен аерым зона әзерләнгән иде. Бәйрәмнән кунаклар яхшы кәеф белән киттеләр, шулай ук спонсорлар әзерләгән бүләкләр дә бирелде кунакларга.