Бу атнаның иң мөһим вакыйгасы

2023 елның 25 августы, җомга

Бүген җомга һәм без эш атнасына йомгак ясарга әзер, гәрчә  иң мөһим вакыйга шимбәгә туры килсә дә.

Шулай итеп башладык:

- иртәгә Мамадышта Шәһәр көне билгеләп үтелә. Быел аңа  нигезл салынуга  632 ел тула. Бәйрәмнең төп өлеше "Яшьлек" скверында  булачак, аның сәхнәсендә бәйрәмне тантаналы ачу, шәһәребезнең Мактаулы гражданнарның исеме бирелгән якташларыбызны бүләкләү танатансы булачак, ә аннары сүзне башкала артистларына тапшырачаклар. Бәйрәм фейерверкы да "Яшьлек" скверында булачак. Башка күп кенә спорт һәм мәдәни чаралар Совет урамында һәм стадион артындагы яр буенда оештырылачак. Туган якны өйрәнү музеена кереп, Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучылар турындагы күргәзмә белән танышырга  онытмагыз.

- Бүген  район башлыгы Анатолий Иванов Казанда. 2023 елда Территориянең тотрыклы социаль-икътисади үсешен тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру турындагы доклад белән ул республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов алдында чыгыш ясый.

- Районда бөртекле культураларны җыю тәмамланды. Җирле аграрийлар аны планлаштырылганнан бер көнгә иртәрәк тәмамлады. Кыр хезмәткәрләрен котлыйбыз!

- Чәршәмбе көнне район мәдәният йортында педагогик хезмәткәрләрнең август конференциясе узды.Аның алдыннан район башлыгы Анатолий Иванов мәгариф учреждениеләре директорлары белән аерым очрашты.

- Домолазов урамында  су үткәрү торбаларын масштаблы реконструкцияләү тәмамлана. Мамадышның Үзәк урамында хәрәкәт яңадан торгызылды. Дөрес, вакытлыча. Алда 520 метрлы өлешкә асфальт җәю к эшләре башкарылачак.

Бәйрәмне матур итеп, гөрләтеп уздырыгыз! Матур ял көннәре сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International