2023 елның 25 августыннан 1 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны беләнурманнарның югары (4 класс) һәм гадәттән тыш (5 класс) янгын куркынычы сакланачак.
Татарстан Республикасы территориясендә фаразлана торган метеошартларны исәпкә алып, табигый янгыннар учаклары барлыкка килү, торак пунктларга, торак йортларга, хуҗалык һәм дача корылмаларына, шулай ук икътисад объектларына ут таралу ихтималы зур.