Мамадышта “Шәкертләр бәйгесе” диеп исемләнгән районкүләм чара үтте

2023 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Төп максаты балаларга әхлакъ тәрбиясе бирү, традицион динне өйрәтү, чит агымнардан саклауга багышланган “Шәкертләр бәйгесе” диеп исемләнгән районкүләм чара быел 5нче тапкыр үткәрелде.

- Шушындый күркәм бәйрәмне безнең районда үткәрү фикере моннан берничә ел элек Чувашия Республикасы Шыгырдан авылында күреп кайткач барлыкка килде. Мөхтәсибәт халкы белән киңәшләшкәннән соң, барлык уй-фикерләребезне җыеп, районыбыз башлыгы янына кердек. Анатолий Петрович, балаларны әхлакый һәм рухи яктан тәрбияләүне хуплаучы кеше буларак, безнең тәкъдимне яхшы диеп тапты. Рухи һәм матди яктан ярдәм итеп тора, - диеп ассызыклап үтте Илһам хәзрәт.

Бәйрәмгә Татарстан Республикасының Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов, Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс Җиһаншин, күрше районнардан имам-хәзрәтләр чакырылган иде.

Ел дәвамында мәхәлләләрдә әхлакъ дәресләрен укытуга йомгак ясау, мөгаллимнәр эшенә нәтиҗә чыгаруга оештырылган бәйрәмдә Мамадыш шәһәре һәм районы шәкертләре үзләренең осталыкларын күрсәтте.

Бәйгедә район төбәкләреннән һәм шәһәр мәчетләреннән 6 команда (барлыгы 60 бала) көч сынашты. Катнашучылар үз командалары, девизлары белән таныштырырга, викторина сорауларын дөрес җавап бирергә, дин нигезләрен белүләре, Коръән аятьләрен уку, мөселман гореф-гадәтләрен дөрес үтәп күрсәтергә тиеш булдылар. Конкурс кысаларында күрсәтелгән гореф-гадәтләр темалары командаларга алдан бирелде. Кыз һәм егетләр Рамазан аенда ураза тоту тәртибен, Гошер хәере, Хаҗ кылу, никах үткәрү, Җомга көне, яңа туган бала хөрмәтенә үткәрелүче бәйрәм турында сөйләп үттеләр.

“Шәкертләр бәйгесе”ндә беренче урынны “Рәхимле” мәчете шәкертләре яуласа, икенче һәм өченче урыннарны “Изге нур” һәм Түбән Ушма авылы мәчетләре шәкертләре бүлеште.

Командалар чыгышы арасында сәхнәдә җирле артистлар чыгыш ясады, балалар мәйданчыклары эшләде. Бәйгегә йомгак ясалгач “Яшьлек” скверында күмәк Өйлә намазы укылды, чарада катнашучылар һәм килгән кунаклар корбан итеннән төшке аштан авыз иттеләр.

“Шәкертләр бәйгесе” диеп исемләнгән районкүләм чара милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, Мамадыш мәдрәсәсе һәм Әхмәт Ясәви мәчетенең 15 еллыгы, Урта Сон һәм Норма авыллары мәчетләренең 20 еллык юбилейларына багышлап уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International