Уразбахта авыл җирлегендә Бибинур Хангәрәеваны хөрмәтләделәр.
Авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәйхетдинов республика һәм районыбыз җитәкчеләре исеменнән бүләкләр һәм котлау телеграммасын тапшырды. Агымдагы елның май аенда Хангәрәевларны 68 ел бергә яшәүләре белән котлаганнар иде. Бибинур апа, өйдәге бөтен эшне үзе эшли, ирен хөрмәтләп яши. Менә шул бер- берсенә булга мәхаббәт һәм хөрмәт көч һәм энергия бирәдер дә инде аларга!
Бибинур апаның балалары, оныкларын аның киңәшләрен тотып, өлкәннәрне хөрмәтләп, матур гомер итәләр.
Бибинур ханым, барлык укучыларыбыз исеменнән бездә Сезне бу күркәм бәйрәмегез белән котлыйбыз! Озын гомер, сәламәтлек телибез,күңелегез һәрвакыт шулай яшь калсын!