Домолазов урамында төзелеш эшләре сентябрь ахырына кадәр тәмамланачак

2023 елның 23 августы, чәршәмбе

Бүген төзүчеләр  Домолазов урамында  су үткәрү торбаларын алыштыру эшләрен тәмамларга вәгъдә бирделәр. Су агымын үткәрүче инженерлык корылмалары искергән иде. Элегрәк «Татавтодор» АҖнең Мамадыш филиалы хезмәткәрләре 520 метр участокта асфальт-бетон япманы фрезерлаганнар. Домолазов урамында  асфальтны бордюр ташын рәтләгәннән соң гына сала башлаячаклар.

Тагын шуны хәбәр итәбез, Мамадышның үзәк урамнарының берсендә юл эшләре Юлларга асфальт җәю буенча республика программасы ярдәмендә мөмкин булды. Сентябрь ахырына кадәр урам үзе һәм кайбер керү урынннары норматив хәлгә китерелгән булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International