Бүген аңа 95 яшь тулды. Анна Александровнаның тормыш юлы бик авыр булган. 12 яшьтә ятимлек ачысын татый ул. Әнесе, сеңлесе ,Анна әти- әнисез калалар. Балачакны күрмичә зур тормыш юлына басарга туры килә аңа.
Бөек Ватан сугышы елларында ул тик тормый : тылда ярдәм итә, токта эшли, ашлыкны баржаларга төяп җибәрә. Соңрак Анна Кизел шәһәренә китә һәм шунда булачак тормыш иптәше белән таныша. Бергәләп 3 кыз үстерәләр.
Головниннар гаиләсенә берничә шәһәрне алыштырырга туры килә. Анна Александровна үзе элеккечә бернинди эштән дә курыкмый, аның шахтада, авыл хуҗалыгында, мәгариф өлкәсендә эш тәҗрибәсе бар.
Бүген тыл хезмәтчәне туган ягында яши, аның янында Оля һәм Надежда яши. Анна Головнинаның 6 оныгы, 13 оныкчыгы бар.
Районыбыз халкы исеменнән без дә аны шушы гомер бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйбыз!. Бөек Җиңүгә, илнең иминлегенә багышлаган хезмәте һәм тырышлыгы өчен рәхмәт белдерәбез. Сәламәтлек телибез!