Татарстанда дәүләт җир күзәтчелеге мәсьәләләре буенча кайнар линия узачак

2023 елның 23 августы, чәршәмбе

24 августта 14:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Татарстан Росреестры дәүләт җир күзәтчелеге белән бәйле сорауларга җавап бирәчәк. Чара Росреестрның 15 еллыгына багышлана һәм бер үк вакытта илнең барлык төбәкләрендә дә узачак.

Кайнар линиягә шалтыратып, гражданнар, к бизнес вәкилләре түбәндәге сорауларга җавап алырга мөмкиннәр:

- Күршегез җир кишәрлегенең бер өлешен алган булса, нәрсә эшләргә?

- Шәхси торак төзелеше өчен билгеләнгән җир кишәрлегендә кибет төзеп буламы?

- Җир кишәрлеген арттырып буламы?

- Контроль-күзәтчелек чараларын үткәрүгә мораторий нинди срокка кадәр гамәлдә?

Бу һәм башка сорауларны татарстанлылар 8 (843) 255-25-71 телефоны буенча бирә алачак. Республика районнарындагы белгечләрнең телефон номерларын безнең сайтта «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» - «Кайнар линияләр»бүлегендә  дә белергә мөмкин.

Шалтыратыгыз һәм сорауларыгызны бирегез! Иң популярларына җаваплар ведомствоның рәсми ресурсларында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International