Район башлыгы Анатолий Иванов белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде

2023 елның 23 августы, чәршәмбе

Бүген  районыбыз педагоглары  традицион август киңәшмәсенә җыелачак. Ул сәгать 10.00 башланачак. Яңа уку елы алдыннан укытучыларга фикер алышу, аладагы уку елына куелган бурычлар белән танышу кирәк. Ә моңа кадәр район башлыгы Анатолий Иванов белем бирү учреждениеләре директорлары белән аерым сөйләшергә өлгерде дә инде

. Ул демография мәсьәләләренә, үсеп килүче буынга патриотик, рухи-әхлакый тәрбия бирү, балалар иминлеге темаларына аерым тукталачак. 1 сентябрьгә кадәр Мәгариф бүлеге белгечләренә мәктәпләрдә уздырыла торган «Тормыш дәресләре» чарасын үткәрүнең н яңа программасын раслау йөкләнде. Анатолий Иванов проектның эчтәлеге аның исеменә туры килүен таләп итә.

- Балалар белән  җитештерү мәйданчыкларына экскурсияләр оештырырга кирәк. Аларга безнең Политехник колледжны күрсәтегез! Колледжда уку абруйсыз дигән Стереотип юкка чыгарылырга тиеш. Анда нинди яхшы , белемле  педагоглар эшли, күпме заманча һәм кирәкле һөнәрләрне үзләштереп була, колледжның матди-техник базасы бар, - диде район башлыгы.

Туклану, бизнес-планны тормышка ашыру, хезмәт тәрбиясе темасы да читтә калмады. 

«Сәләтле балалар» муниципаль проектын гамәлгә ашыру сыйфатын саннар белән бәяләделәр - ул гамәлдә булганнан бирле республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларында призерлар саны 12 дән 137 гә кадәр арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International