Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә бөртекле культураларны урып-җыюны төгәлләү көне дип якындагы җомганы атадылар.
Катлаулы һава шартларына да карамастан, игенчеләребез яхшы нәтиҗәләргә ирешә алганнар. Тулаем 107,5 мең тонна ашлык җыелган, уртача уңыш - 31 ц/га тәшкил итә. Бүген район җитәкчелеге алдында сөт җитештерү буенча да җавап тоттылар. Район буенча тулаем савым 235 тонна тәшкил итә, бу узган елга караганда 24 тоннага күбрәк. Бер сыердан 28,2 килограмм сөт савылган.1 июльгә эре мөгезле терлекләр саны 39885 , ( шуларның 8320 савым сыерлары), бу узган елга караганда 2963 башка күбрәк. Кыр хезмәткәрләренең эше күп әле. Аларга карата рәхмәт сүзләрен белән мөрәҗәгатьне Анатолий Иванов Отарка торак пункты янындагы кырда эш күрсәтелгән видео белән әйтте. Хәзер анда сабан бодаен җыялар.