Җирле депутатлар бертавыштан Дачалар микрорайонындагы Профсоюз һәм Ветераннар урамнарын безнең якташларыбыз, Россия Геройлары Олег Сорокин һәм Ирек Мәгәсумов исемнәре белән атау өчен тавыш бирде. Район башлыгы Анатолий Иванов әлеге мәсьәләнең әһәмиятен ассызыклап узды.
- Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында Татарстан Республикасыннан 6 кеше Россия Герое, шуларның икесе безнең якташларыбыз. Без моның белән горурланабыз! Мин исем үзгәртү процедурасын барлык законнарны исәпкә алып, һәм шулай ук тантанага геройларның әти-әниләрен, якыннарын чакырып үткәрүне сорыйм! Районыбыз халкы үз геройларын, балаларыбыз Олег белән Ирек батырлыклары турында белергә тиеш, - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы утырышта катнашучыларга.
Сүз уңаеннан, яшьләр арасында патриотик эшне көчәйтү, бу мәсьәләгә яңа күзлектән карарга Анатолий Иванов иртәнге планеркада да йөкләмә бирде.
-Без бик озак ялгыш юлдан бардык, балаларыбызга көнбатыш «персонажлары» арасында үзләренә кумирлар сайларга рөхсәт иттек. Безнең геройлар безнең арада. Геройлар аллеясында Олег Сорокин бюсты урнаштыру планлаштырыла, мемориаль такталар эленеп тора, геройларыбыз хөрмәтенә спорт һәм башка чаралар үткәрү традициягә керде, әмма хәтер таш эчендә түгел, ә йөрәктә яши. Зинһар, моңа формаль рәвештә генә карамагыз, - дип сорады район башлыгы үз коллегаларыннан.
Шул ук вакытта Профсоюз һәм Ветераннар атамасы югалмый. Бу исемнәр, администрациядә билгеләп үтелгәнчә, тарихи хәтердә. Киләчәктә аларны Мамадышның яңа урамнары йөртәчәк.
Шунысын да билгеләп үтергә кирәк, бүген депутатлар Мамадыш муниципаль берәмлегенең топонимика комиссиясе турында сөләштеләр. Аны шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов җитәкләячәк.