2023 елның 19 августында 05 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация- кисәтү
2023 елның 19 августында Татарстан Республикасы территориясендә иртән һәм көндез урыны белән яшенле яңгыр яварга мөмикн. Яңгыр вакытында 15-20 м/с тизлектә көчле җил, боз яварга мөмкин. Төнлә һәм иртән урыны белән томан.