Бүген , 16 августа Рөстәм Миңнеханов ТР муниципаль районнары һәм шәһәр округлары мәгариф бүлекләре һәм идарәләре башлыкларына хезмәт автомобильләреннән ачкычлар тапшырды.
Соңгы тапкыр LADA Largus автомобильләре муниципаль районнарның мәгариф идарәләре ихтыяҗлары өчен 2017 елда, мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең еллык киңәшмәсе кысаларында бирелгән иде.
Интенсив эксплуатация аркасында әлеге автомобильләр шактый дәрәҗәдә тузган, аларның күбесе инде исәптән дә төшерелергә тиеш. Еш кына ватылулар аркасында гомуми файдаланудагы юлларда гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы, шулай ук әлеге транспортка техник хезмәт күрсәтү бәясе дә артты.
Бүген муниципалитетларның Мәгариф идарәсе башлыклары 49 яңа LADA Vesta седан автомобиленең ачкычларын алдылар. Җитештерүче КАН АВТО. Спонсор ТР ДУП Транссервис.
- Мамадышка бүген яңа машинада кайтачакбыз. Республика җитәкчелегенә, безнең министрлыкка зур рәхмәт, - дип җавап бирде котлауларга телефон аша Мамадыш районы мәгариф бүлеге башлыгы Илдус Габдрахманов.