Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә 2019-2020 елларда «Средволгаводхоз» ФДУ эшчәнлеген тикшерде.
Учреждение директорының вәкаләтләрен арттыруда 700 мең сумга якын премияләр билгеләү турында канунсыз боерыклар чыгаруы билгеләнгән. Законсыз рәвештә алынган акча белән үз тәртибендә кулланган.
Моннан тыш, «Средволгаводхоз» ФДУ директоры, 2016 елда «2012-2020 елларда Россия Федерациясе су хуҗалыгы комплексын үстерү» федераль максатчан программасы кысаларында бюджет акчалары бүлеп бирелгән эшләр заказчысы буларак, 170 млн. сумга якын чынлыкта үтәлмәгән эшләрне кабул итү актларына кул куя, күрсәтелгән акчаларны подрядчы исәп-хисап счетына күчерәләр.
Шул рәвешле, дәүләткә 65 млн. сумнан артык суммага зыян китерелгән. Прокурор тикшерүе материаллары җинаять эзәрлекләве турындагы мәсьәләне хәл итү өчен тикшерү органына җибәрелгән. Аларны карау нәтиҗәләре буенча, директорга карата РФ Җинаять кодексының 160 маддәсенең 4 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган һәм тикшерелгән (растрата, ягъни гаепле кешегә ышанып тапшырылган чит милекне урлау, аеруча зур күләмдә үзенең хезмәт урыныннан файдаланып), РФ Җинаять кодексының 285 маддәсенең 1 өлеше (вазыйфаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану). Казан шәһәренең Совет район суды карары белән учреждениенең элеккеге директоры җинаятьләр кылуда гаепле дип табылган һәм хөкем ителгән.