Мамадыш районы Ишки, Тауиле һәм Сөн авыллары аша асфальт юлдан М7 трассасына чыгып була. Бу участокта элек тә юл бар иде, ләкин грунт юлы гына. Бу җирлекләрдә яшәүчеләр билгеләп үткәнчә, яңа асфальт салынганнан соң күпкә уңайлырак булачак. Автомобиль юлларын төзүнең төп максаты - Тауиле торак пунктында эре мөгезле терлекләр үстерү буенча махсуслаштырылган фермага килү юлы булдыру. Участок өчен җаваплы - "Татавтодор" АҖ Мамадыш филиалы. Бүгенге көнгә 30-50% эш башкарылган. Юл төзелеше "Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү" программасы буенча уза. Быел бу максатларга 279 млн. 600 мең сум акча тотылачак. Программа буенча юл 10 км тәшкил итәргә тиеш. Быел 4 км юл салыначак. Киләсе елда эш дәвам итәчәк.