Красногорка авыл җирлеге җитәкчелеге балалар мәйданчыгы белән булган хәл турында җавап бирде

2023 елның 9 августы, чәршәмбе

Красногорка авыл җирлеге башкарма комитетында сүз белән дә, эш белән дә үзәк урамдагы йортлар ишегалдында балалар мәйданчыгы торышына бәйле мөрәҗәгатькә җавап бирделәр. Куркыныч янаган МАФларны ремонтлаганнар һәм яңадан монтажлаганнар да инде, ә җирлек башлыгы Вәлия Гыйззәтуллина балалар ялы зонасына шундый мөнәсәбәт белән борчылуын  әйтте. - Таганнар еш ватыла, без аларны даими рәвештә ремонтлыйбыз, балалар тауларын берләштерүче күперне дә сүткәннәр, бу эшне балалар бер ничектә эшли алмый, көчләре җитми.  Такталарны сазга  салганнар.

Без бу мәйданчыкны балалар  өчен оештырдык. Аның белән янәшә 2 зур спорт мәйданчыгы да, тренажерлары да, өлкәнрәк яшьтәге балалар өчен таган да бар инде. Ата-аналар кечкенәләр өчен аерым урын сорадылар, һәм без аны алар соравы  буенча ясадык, - дип сөйли Вәлия Гыйззәтуллина. Җирлек башлыгы сүзләренә караганда, мәйданчыкны оештыруга территориядә яшәүчеләрнең үз акчалары да кертелгән. Сүз үзара салым программасы турында бара. Даими ватылуларда ул вандалларны гаепли. Кызганыч, монда видеокамералар куелмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International