Рөстәм Заһидуллин Мамадыш районында җәмәгать судьялары бинасын капиталь ремонтлау барышын бәяләде

2023 елның 9 августы, чәршәмбе

Мамадышта җәмәгать судьяларының ике суд участогы өчен билгеләнгән биналарны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә.

Кичә юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Мамадыш районында булды һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Павлов белән бергә ремонт эшләрен карады.

"Башкарылган эшләр күләме җитди. Объектның мәйданы 410,22 квадрат метр. Бина 1917 елда төзелгән, соңгы капиталь ремонт 2011 елда үткәрелгән. Белгечләр бина каркасының таяныч конструкцияләрен, баскыч маршларын торгызганнар инде. Эчке бүлмәләр ремонтланган, тәрәзәләр һәм ишекләр урнаштырылган. Гомуми төзелеш эшләре һәм сантехник челтәрләрне ремонтлау тәмамланды", - дип хәбәр итте министр.

Эшләрне нәтиҗәле карау һәм гаделлек урнаштыру өчен уңайлы шартлар тудыру өчен яңа офис техникасы һәм җиһазлар сатып алынды, мәгълүмат стендлары, жалюзилар һәм көндәлек эштә кирәкле башка җиһазлар яңартылачак.

"Ремонт һәм заманча җиһазлануның булмавы карарларның законлылыгына тәэсир итмәсә дә, суд бинасында максималь  уңайлы шартлар тудырмыйча  суд системасының үсешен күз алдына китерү мөмкин түгел. Эшчеләр өчен генә түгел, судка үз хокукларын яклау, билгеле бер гаделлекне торгызу таләп ителгәндә килгән кешеләр өчен дә уңайлыклар тудырырга тырышабыз», - дип өстәде Рөстәм Заһидуллин.

Хәзерге вакытта фасад буенча соңгы эшләр алып барыла. Объектны август ахырында тапшыру планлаштырыла. Ремонт «2014-2024 елларга Татарстан Республикасында юстицияне үстерү»дәүләт программасында каралган акчалар хисабына башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International