Һава-десант гаскәрләре сафларында хезмәт иткән Мамадыш районының 20гә якын кешесе елдагыча очрашу урынын үзгәртмәделәр- Җиңү паркында җыелдылар.
Аларны Мамадыш муниципаль районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нияз Фатыхов һәм хәрби комиссар Андрей Синкевич котлады.
Хәзерге вакытта ВДВ сафларында Мамадыш районының 5 кешесе хезмәт итә, алар арасында бер офицер. Районда барлыгы 94 десантчы яши.
Россия Һава-десант гаскәрләренең данлы традицияләре һәм бай тарихы бар, ә канатлы пехотада хезмәт итү һәрвакыт катлаулы, җаваплы эш булган һәм мактаулы дип саналган. Аның подразделениеләре сугышчылары һәрвакыт ныклы характерлы, бердәм һәм үзара ярдәмчел булганнар.
Сугышчы-десантчылар илебезнең оборона сәләтен һәм милли иминлеген ныгытуга һәрвакыт зур өлеш кертәчәкләренә ышанам.
Чын күңелдән сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек, яңа уңышлар һәм тыныч күкләр телим!- дип билгеләп үтте үз чыгышында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Нияз Фатыйхов.
Бүген батырларны бүләкләделәр, исән булмаганнарны бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр.
«Зәңгәр бертлар»ның рәсми булмаган гимны да бар. «Расплескалась синева» композициясен Владимир Пестерев башкарды.