Татарстанда эсселек аркасында давыл турында кисәтү игълан ителде

2023 елның 28 июле, җомга

Татарстанда эсселек аркасында давыл турында кисәтү игълан ителде.

Шимбә көнне көндез республика территориясендә урыны белән 37 градуска кадәр эсселек көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булырга мөмкин. Көньяк-көнчыгыштан 6-11 м/с тизлектә җил,, яшен вакытында җилнең тизлеге 15-20 м/с ка җитәргә мөмкин.  Көндез  32-37 градус эсселек көтелә. 

Якшәмбе, 30 июльдә, республика актив атмосфера фронты йогынтысына эләгәчәк. Яңгырлар,  яшен һәм  17-22 м/с кадәр көчле җил көтелә, боз яварга мөмкин. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы көнбатышта бераз төшәчәк һәм плюс 26 дан плюс 31 градус тирәсе булачак, көнчыгышта эссе һава торышы плюс 35 градуска кадәр сакланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International