Көмешкүл авылында яңа ФАП төзелде.Бу Республика программасы кысаларында төзелгән ФАП. Объект яңа җиһазлар һәм кирәкле медицина кирәк- яраклары белән җиһазландырылган.
Гомумән алганда, «сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында агымдагы елда Татарстанда 28 медицина учреждениесе төзелеше планлаштырылган, шуларның 25е - фельдшер-акушерлык пуктлары.
Дүрт объектта, Азнакай, Кама Тамагы, Биектау һәм Мамадыш районнарында төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган.