Татарстанда Берсут елгасы үзәне милли проект буенча 51% ка чистартылган

2023 елның 12 июле, чәршәмбе

Татарстанның Мамадыш районында Кама урман сәнәгате хуҗалыгы янында «Экология» милли проекты кысаларында Берсут елгасы үзәнен 51% ка чистарттылар, дип хәбәр итәләр ТР Экология министрлыгының Матбугат хезмәтеннән.

Аерым алганда, объектта елга төбеннән 61 000 куб метр күләмендә төбендәге калдыкларны казып алу буенча эшләр башкарылган. 7 км озынлыктагы елга үзәнен чистарту нәтиҗәсендә 15 000 кешенең экологик яшәү шартлары яхшырачак.

Проект буенча эшләр 2022 елдан 2023 елга кадәр гамәлгә ашырыла. Эшләрнең бәясе 106,5 млн.сум тәшкил итә. Финанслау үзе федераль бюджеттан килә.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елның маенда Россия Президенты Владимир Путин «2024 елга кадәрге чорга РФ үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» Указга кул куйды, ул илдә милли проектларны гамәлгә ашыруга старт бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International