Татарстанда Питрау бәйрәме ничек узачак- монда сезне Салават җырлары һәм оста димче дә көтә!

2023 елның 12 июле, чәршәмбе

2023 елның 15 июлендә Мамадыш районы Җөри авылы «Тырлау» аланында керәшен мәдәниятының «Питрау» XXV республика бәйрәме узачак. 

Масштаблы вакыйгага әзерлек кыштан алып барыла. Кунакларның уңайлылыгы өчен Зюри авылына кадәр юл асфальтланган. Ә бәйрәм уздырыла торган урында Тырлау аланы янында машина кую урыны ясалган. 

"Соңгы ай дәвамында мәйданда ремонт һәм бизәү эшләре алып барыла. Яңа корылмалар, күперләр төзелә. Без бәйрәмнең эчтәлеген югалтмаска һәм яңаларны өстәргә  тырыштык,-дип сөйләде Татар-информ " да узган матбугат конференциясендә Мамадыш районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге башлыгы Степан Спиридонов.

Бәйрәмгә «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле, республиканың 20 районыннан һәм шәһәреннән, Россиянең 4 төбәгеннән 50дән артык фольклор коллективлары һәм 50 меңнән артык кунак килер дип көтелә. Иң зур бүләк - ул Салават җырлары булыр, мөгаен. Шулай ук башка атказанган артистлар чыгышы да көтелә.

Чарада кунаклар өчен «Тырлау» ярминкәсе эшләячәк. Биредә «Түгәрәк уен», «Айбагыр» балалар мәйданчыгы, «Питрау уеннары» мәйданында уеннар, «Күңел ачу» суда уеннар, «Туганайлар» ишегалды, «Димче» танышу аланы, «Арулану» учак яны уеннары, «Табикмәк» керәшен халкы сыйлары һәм башкалар булачак.

Концерт өлеше «Питрау җыры» сәхнәсендә узачак. «Яшьләр җыены» мәйданында яшьләр өчен биюләр оештырылачак. Этник мәдәниятны саклаучы кызлар «Керәшен чибәре» конкурсында катнаша ала. Монда алар халык җырларын, биюләрен башкарудагы осталыкларын күрсәтә, халык тарихын һәм гореф-гадәтләрне белүдә үзләрен сынап карый ала.

Чара кунакларын «Чаптар» ат чабышы һәм көрәш көтә. Җөридәге Питрау бәйрәменә Татарстаннан һәм күрше төбәкләрдән иң оста көрәшчеләр җыелачак.

«Питрау» бәйрәме «Татар халкының үзенчәлеген саклау» дәүләт программасының бер өлеше булып тора. Ул ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТРның беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев ярдәме белән үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International