Россия Авыл хуҗалыгы министрын «Азбука сыра» ҖЧҖ заводы эше белән таныштырдылар. Дмитрий Патрушевка җитештерү линиясен күрсәттеләр, ташламалы кредитлау нәтиҗәсендә предприятиене модернизацияләү процессы турында сөйләделәр. Нәтиҗәдә, завод продукция җитештерүне арттырырга һәм быел төрле сырларны җитештерүне1 5 мең тоннага җиткерергәипланлаштыра.
Әзер продукция стендында Авыл хуҗалыгы министрына, сырдан тыш, монда май, эремчек һәм башка продукция җитештерелә, дип хәбәр итәләр. Предприятие үз продукциясен Россиянең 66 төбәгенә җибәрә.