Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Патрушев яңа мәктәп-балалар бакчасында булдылар.
Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Патрушев 2023 елда дәүләт программасы кысаларында төзелгән Мамадыш шәһәрендәге яңа мәктәп-балалар бакчасын карадылар. Анда 240 укучы һәм 120 мәктәпкәчә яшьтәге бала йөри ала.
Татарстан Рәисе һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы яңа уку йортын карадылар, җиһазландырылган уку кабинетларында, иркен ашханәдә, зур актлар залында булдылар. Кунакларга балаларга уңайлылык һәм сыйфатлы белем алу өчен барлык шартлар тудырылган дип хәбәр иттеләр.