Мамадыш районында, һәм шулай ук Татарстанның 42 районында гадәттән тыш хәл режимы эшли башлады.

2023 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов республика районнарында эссе һава торышы тору сәбәпле  гадәттән тыш хәл режимын урнаштыру турында боерыкка кул куйды. Боерык хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.

"«Авыл хуҗалыгы культураларының һәлак булуына китергән куркыныч табигать күренешләре комплексы (кырау, коры җил, туфрактагы корылык) нәтиҗәсендә туган азык-төлек иминлеге куркынычын булдырмау максатыннан гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль системасы көчләре һәм идарә органнары өчен 2023 елның 3 июленнән, махсус боерык бирелгәнгә кадәр, гадәттән тыш хәл режимы кертергә һәм тиешле чаралар күрүнең төбәк дәрәҗәсен билгеләргә», - диелә документта.

Муниципаль район башлыкларына әлеге боерыкны гамәлгә ашыру буенча эшләр башкаррыга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International