«Кама» җәйге ял лагерына «Беренчеләр хәрәкәте» автобусы килеп җитте.

2023 елның 30 июне, җомга

«Беренчеләр хәрәкәте» автобусы Татарстан лагерьлары буйлап сәяхәт кыла. Менә алар  Кама елгасы ярына урнашкан «Кама» җәйге лагерына да  килеп җиттеләр.Барлыгы 20 тукталыш планлаштырыла. Бу сәяхәт әлеге яңа оешма белән таныштыру максатында оештырылган. 

«Зур команда белән бергә республиканың 20 балалар лагеренда булырга планлаштырабыз, аларның һәрберсендә хәрәкәт көнен үткәрәчәкбез: хәрәкәт юнәлешләре һәм программалары, аның принциплары һәм бурычлары турында сөйлибез. Бай программаның мөһим өлеше - «Хәрәкәттә бул» интерактив уены, аның нәтиҗәләре буенча һәр бала хәрәкәтнең кыйммәтләренең берсен сайлый, аның турында иҗади номер аша «Олы йөрәкле ил. Татарстаннан мәхәббәт белән» дип аталган кичке чарада сөйләячәк. Көн балалар белән хәрәкәтне үстерү планнары турында фикер алышып тәмамлана. Безгә хәрәкәт формалашу этабында мөмкин кадәр күбрәк яшүсмерләрне һәм яшьләрне җәлеп итү мөһим, чөнки бу аларның оешмасы һәм балалар үзләре аның тулылыгын билгеләргә тиеш. Ә инде сентябрьдә «Беренчеләр вакыты» автобус туры кысаларында без Татарстанның бөтен районнарына да барырга планлаштырабыз», - дип билгеләп үтте  ТР Рәисе ярдәмчесе, Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Татарстандагы «Беренчеләр хәрәкәте» төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов.

Мамадыш районында хәрәкәт активистлары «Кама» лагеренда ял итүче балалары өчен «Хәрәкәттә бул» дигән интерактив уен, «Зур йөрәкле ил. Татарстаннан мәхәббәт белән» исеме астында кичке интерактив чара оештырдылар. Көн балалар белән хәрәкәтне үстерү планнары турында фикер алышу белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International