Уку йортында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Татарстан югары уку йортлары вәкилләре, фән эшлеклеләре булды.
Чара барышында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов чыгыш ясадылар.
Докладлар белән ТР мәгариф министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, «Россиядә Карьера» проектлары төркеменең фәнни җитәкчесе Сергей Гиль чыгыш ясады. «Родные места» компанияләр төркеме белән хезмәттәшлек шартларында Мамадыш политехник көллиятендә практикага юнәлтелгән укуны гамәлгә ашыру турында Николай Егоров чыгыш ясады. Әлеге компаниянең уку йорты белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе турында «Родные места» дәүләт корпорациясе генераль директоры Рифат Мотигуллин сөйләде. Катнашучылар урта һөнәри белем бирү системасында кадрлар әзерләүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Чара барышында кунаклар мәгариф учреждениесенең уку остаханәләре белән таныштылар, музейда булдылар, колледж эшчәнлеге белән таныштылар.