Җәйге чорда балаларның ачык тәрәзәләрдән егылып төшүе белән бәйле бәхетсезлек очраклары ихтималлыгы күп тапкыр арта.
Прокуратура органнары төрле матбугат чаралары аша ел саен төбәк халкына ата-аналарның кечкенә балаларның үзләрен генә калдырмаска кирәклеге турында даими кисәтеп тора.
Агымдагы елның 6 ае эчендә республиканың төрле районнарында күпфатирлы йортларның төрле катларында урнашкан фатир тәрәзәләреннән егылып төшү очраклары теркәлгән.
Фаҗигадән саклану өчен гади генә кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
вентиляция өчен форточкаларны ачыгыз. Әгәр дә сез тәрәзәләрне ачсагыз-чикләүләрне кулланыгыз;
балаларга тәрәзә төбендә, шулай ук тәрәзә янында торган җиһазларда уйнарга рөхсәт итмәгез. Мебельне тәрәзәләрдән читкә этәрегез;
кечкенә баланы беркайчан да фатирда үзен генә калдырмагыз. Еш кына балалар ата-аналарын күрергә өметләнеп тәрәзә төбенә менәләр яки балконга чыгалар,һәм алар биеклектән егылып төшәргә мөмкин;
тәрәзәгә куелган сеткалар зур куркыныч тудыра: бала алда ниндидер киртә күрә, аңа ышаныч белән таяна һәм челтәр белән бергә төшеп китәргә мөмкин.
Мондый һәр факт буенча прокуратура органнары һәм башка хокук саклау органнары тарафыннан тикшерүләр үткәрелә.
Балалар тәрәзәдән егылып төшкән очракта, ата-аналар РФ ҖК 125 (куркыныч астында калдыру), 109 (үлемгә китерү),118 (сәламәтлеккә авыр зыян китерү саксызлык буенча) статьялары буенча җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин.
Ата-ана бурычларын системалы рәвештә үтәмәү факты ачыкланган очракта, ата-аналар ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителергә яки ата-ана хокукларында чикләнергә мөмкин.
Мамадыш районы прокуратурасы