Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары итеп Нияз Фатыйхов билгеләнде.
Нияз Шамил улы Фатыйхов 1981 елның 11 гыйнварында Казан шәһәрендә туган. Казан шәһәре дәүләт медицина университетын тәмамлаганнан соң республика онкология диспансерында, 7 нче Дәүләт клиник хастаханәсендә хезмәт куя. Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәрендәге Медсанчасте поликлиникасы башлыгы , Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының Чаллы шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе булып эшләде. Югары квалификацияле категорияле табиб. Өйләнгән, ике улы бар.