Киңәшмәне Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Илшат Фәрил улы Галимуллин үткәрде.
Киңәшмә эшендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлегенең ЮХИДИ инспекторы Минһаҗева Эльмира Шамил кызы, Мамадыш районының 5 нче Эзләү - коткару отряды начальнигы Зимин Сергей Васильевич, Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Минһаҗев Фәрил Әсгать улы катнашты.
Шулай ук Башкарма комитетның опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Илшат Фәрил улы Галимуллин чыгыш ясады.
Киңәшмә кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралды: балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау; балаларның җәмәгать урыннарында булу куркынычы турында, өлкәннәр озата йөрмичә; җәйге ялны оештыру; җәйге чорда су объектларында балигъ булмаганнарның иминлеген тәэмин итү, янгын куркынычсызлыгы, балигъ булмаганнар арасында балалар - юл травматизмы.
Тәрбиягә алган ата-аналар һәм опекуннар килгән белгечләргә сораулар бирә һәм тулы җаваплар ала алганнар. Барлык катнашучыларга истәлекләр тапшырылды.
https://mamadysh.tatarstan.ru/press/foto.htm/photoreport/8884199.htm