2023 елның 6 маенда РФ Хөкүмәтенең 714 номерлы "инвалид балаларны карау өчен өстәмә түләүле ял көннәре бирү турында"карары басылып чыкты.
Элегрәк «Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 262 статьясына үзгәреш кертү турында» 05.12.2022 № 491-ФЗ Федераль закон чыгарылды, ул инвалид балаларны караучы затларның өстәмә түләүле ял көннәренә хокукын беркетә. Айга дүрт өстәмә түләүле ял көне ата-аналарның берсенә (опекунга, попечительгә) аның язма гаризасы буенча бирелә.
Әлеге законны гамәлгә ашыру максатыннан әлеге карарда 2023 елның 1 сентябреннән инвалид баланың ата-анасы (опекуны, попечитель) календарь ел дәвамында кулланылмаган өстәмә ял көннәрен туплый алачак һәм инвалид баланы карау өчен 24 өстәмә ял көнен рәттән ала алачак. Моның өчен эш бирүчегә аның белән килешенгән срокларда язмача гариза бирергә кирәк булачак.
Шулай ук карарда инвалид баланың бер ата-анасына башка ата-анадан файдаланылмаган өстәмә ял көннәре бирү мөмкинлеге каралган.
Әлеге карар 2023 елның 1 сентябреннән үз көченә керә һәм 2029 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә.