Бүген район башлыгы Анатолий Иванов Римнан Кодрәтләр кылучы изге Николайның ару тәне кисәкчеген Мамадышка алып кайтты. Бу изге әйберне борынгы Кенәз нәселләренең варисы Итальян маркизасы Иммаколата Соларо дель Борго бүләк иткән.
Моңа кадәр ару тәне кисәкчеге Россиядә күп тапкырлар хәйрия акцияләре буенча билгеле булган 95 яшьлек маркизаның гаилә фондында саклана. Сеньора Иммаколата инде 40 елга якын Рус Православие Чиркәвенең хөрмәтле һәм мактаулы дусты булып санала.
Кодрәтләр кылучы изге Николайның ару тәне кисәкчеген шәһәребезнең Җиңү паркынна алып Троица соборына кадәр Тәре йөреше белән алып килделәр. Бу изге чарада ике меңнән артык кеше катнашты.
Әлеге изге Тәре йөрешен Кама аръягы округы благочинные протоиерей Андрей Дубровин җитәкләде.Тәре йөрешендә Преподобная Ксения Римлянины гыйбадәтханәсе настоятеле иерей Олег Малышев, Казан епархиясе клириклары, Мамадыш районы халкы һәм хаҗилар катнашты. Соборга килгәч, Кодрәтләр кылучы изге Николайнга гыйбадәт кылдылар. Кодрәтләр кылучы изге Николайның ару тәне кисәкчеге Троица чиркәве ачылганчы Преподобная Ксения Римлянины чиркәвендә сакланачак..