12 майда Казанда Габдулла Кариев исемендәге театр сәхнәсендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко, ТР Медицина сестралары ассоциациясе президенты Аида Сафина һәм, әлбәттә инде, бөтен республиканың медицина сестралары катнашында Халыкара шәфкать туташлары көненә багышланган тантаналы чара узды. Чара кысаларында «Урта медицина һәм фармацевтика белеме булган иң яхшы белгеч» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының республика этабында җиңүчеләрне бүләкләделәр.Ел саен Мамадыш РҮХ медицина хезмәткәрләре әлеге конкурста актив катнашалар, быел алар шулай ук призлы урыннарга лаек булдылар.
Җиңүчеләр арасында безнең район шәфкать туташлары бар.89 катнашучы арасыннан «Иң яхшы фельдшер» номинациясендә икенче урынга Мунипова Резеда Шамилевна, 2 нче ферма бистәсенең фельдшер - акушерлык пункты мөдире фельдшер лаек булды. Аны авыл халкы хөрмәт итә, ул һәрвакыт ярдәм итәргә әзер тора.
Шулай ук җиңүчеләр арасында "Иң яхшы шәфкать туташы" номинациясендә - Баязитова Альбина Рәшид кызы.
Поликлиниканың онкология кабинетында шәфкать туташы булып эшли. Бу авыру табылган кешеләрнең күңелләренә үтеп кереп, аларда алга таба чиргә каршы көрәшергә өмет уята. Җиңүчеләребезгә алга таба да уңышлар телибез.