Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 2021 елда үткәрелгән тикшеренү мәгълүматлары буенча, соңгы 30 елда дөньяда 30-79 яшьлек өлкәннәр арасында гипертониклар саны 650 миллионнан 1,28 миллионга кадәр арткан. Бу кешеләрнең яртысы диярлек бу авыруны белмәгән, чөнки гипертония озак вакыт симптомнарсыз уза ала.
«Мамадыш РҮХ " ДАССОның статистика мәгълүматлары буенча, 2021 ел ахырында артериаль гипертония белән диспансер исәбендә 5737 пациент булган, ә 2022 ел ахырында бу диагноз белән авыручылар саны 6049 га җиткән.
Артериаль гипертонияне 140/90 мм рт һәм аннан югарырак артериаль басым дәрәҗәсендә диагностикалыйлар. Арткан кан басымы өйдә яки медицина учреждениесендә кан басымын үлчәп җиңел ачыклана һәм яхшы дәвалана.
Гипертония, башка хроник йогышлы булмаган авырулар кебек, дәвалауга караганда кисәтү җиңелрәк. Шуңа күрә гипертонияне профилактикалау бик мөһим.