Хөрмәтле мамадышлылар!
2023 елның 17 маенда 8.00 сәгатьтә Мамадыш шәһәрендәге Җиңү паркы каршындагы мәйданда тарихи вакыйга - Кодрәтләр кылучы изге Николайның ару тәне кисәкчеген каршы алу тантанасы булачаа, аны Тәре йөреше белән Давыдов урамы буенча Троица чиркәвенә кадәр озата барачаклар. Троица чиркәвенәдә гыйбадәт кылудан соң Тәре йөреше Совет урамы буенча Җараулы Ксения Римляныни храмына кадәр барачак.
Куркынычсызлык, җәмәгать тәртибе, дини кагыйдәләрне үтәү максатларында иртәнге сәгать 08.00 дән 09.00 гә кадәр Давыдов урамында Җиңү паркыннан алып спирт заводына кадәр автомобиль хәрәкәте ябылачак, 09.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр - спирт заводыннан «Вятка» кунакханәсенә кадәр ябылып торачак.. Хөрмәтле шәһәр халкы, күрсәтелгән вакытта әлеге урамнарда йөрүне планлаштырмаска киңәш итәбез, чәршәмбе көнне эшкә вакытыннан иртәрәк килүегезне сорыйбыз.
Хөрмәтле районыбыз халкы, шәһәребез кунаклары! Зур тарихи вакыйга булып шәһәребез тарихында калачак әлеге чарада һәм Тәре йөрешендә катнашырга теләсәгез, сезне иртән 7.30 сәгатьтә Җиңү паркы каршына чакырабыз.
Хөрмәт белән. район Башкарма комитеты, Җараулы Ксения Римляныни храмы приходы.