Мамадышта ачык һавада кинотеатр эшли башлады

2023 елның 12 мае, җомга

Елның җылы вакытында «Яшьлек» скверында ачык һавадагы кинотеатр үз эшен яңадан башлап җибәрде. Ачык кинотеатрның эшвакыты 19: 00 сәгатьтә башлана. «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Mmd Kino» битендә ачык һава астында кинотеатр афишасы урнаштырылды. Нинди кино карага мөмкин икәнен шуннан карап белә аласыз.

Бүген, 12 майда, тамашачылар «Девятаев»хәрби-тарихи драмасын күрә алачак. Иртәгә экранда «Музейда төн: Камунраның Яңа терелүе»мультфильмы күрсәтеләчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ачык кино күрсәтүләр начар һава шартлары аркасында туктатылып торырга да  мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International