Мамадышта "Батырлар үлми. Хәтерлибез. Горуланабыз" дигән күргәзмә эшли башлады.

2023 елның 10 мае, чәршәмбе

Бөек Ватан сугышы ветераннары фотоларыннан «Хәтер дивары» экспозициясе Мамадыш туган якны өйрәнү музеенда узган ел пәйда булды. Ул Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү алдыннан ачылган иде һәм хәзер дә эшләвен дәвам итә.
Фотокүргәзмә даими рәвештә тулылана һәм бүгенге көндә анда сугыш елларында Ватанны саклаган якташларыбызның 1000нән артык фотосы бар.
1945 елның 9 маенда кешелек тарихында иң канкойгыч сугыш - Бөек Ватан сугышы тәмамлана.
Бераз соңрак Нюренберг процессы (XI.1945 ел X. 1946 ел) Гитлер фашизмын һәм нацизмны кешелеккә каршы коточкыч җинаять буларак хөкем итә.
Җирдә мәңгегә тынычлык урнашкан кебек тоелды.
Кызганычка каршы, сугышлар даими бара…
Тормыш сөюче илләрнең тыныч тормышы сугыш яратучыларга  тынычлык бирми.
Аталарыбыз һәм бабаларыбыз бик авыр яулап алган тынычлык кабат куркыныч астында.
Хәзер аны икенче бөтендөнья сугышы елларында Ватаныбызны саклаган кешеләрнең оныклары Һәм оныкчыклары яклый.
Кызганычка каршы, корбаннар да бар.
9 майдан Мамадыш туган якны өйрәнү музеенда «Батырларүлми. Хәтерлибез. Горурланабыз." күргәзмәсе эшли башлады. Ул махсус хәрби операция барышында үлгән егетләребезгә багышланган. Сез документлар, фотолар, геройларның шәхси әйберләре белән таныша аласыз.
Күргәзмә фонында Батырлык дәресләре узачак.
Без кайгырабыз. Без хәтерлибез. Без горурланабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International